Маллар ташыганда ветеринария таләпләре үтәлмәгән

2018 елның 17 августы, җомга

16 нчы август көнне Апас территориаль бүлеге инспекторлары Татарстаннан Чувашия республикасына маллар ташыганда ветеринария таләпләре үтәлмәү фактын ачыклаган. 3 баш эре мөгезле терлек ветеринария белешмәсе булмаган килеш ташылган. Гаепле затлар штраф түләргә тиеш була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International