16 нчы август көнне Яр Чаллы территориаль бүлеге инспекторлары “Кама” постында юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары белән бергә кизү вакытында 31 кг күләмендә тозланган һәм ысланган балыкны ветеринария белешмәсе булмаган килеш ташу очрагын ачыклаган. Ветеринария турындагы Законны бозучы административ штрафка тартыла.