16 нчы август көнне Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары дуңгызларда африка чумасы авыруын кисәтү максатыннан Түбән Кама районы Елантау авылында рейд үткәрде. Рейд вакытында бер урында дуңгызларның ирекле йөрүе ачыкланган. Дуңгыз асрау таләпләрен бозган хуҗалар штрафка тартыла.