Бүген Мамадыш муниципаль районында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Айрат Гәрәев кече ветеринария белгечләре өчен «Терлекчеләргә беренче ветеринария ярдәме күрсәтү күнекмәләренә өйрәтү комплекслы программасы» курсларын узу буенча таныклыклар тапшырды.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек комиссиясе белән берлектә Татарстанның Биектау районында “Элита” Баш нәсел предприятиесенең эшчәнлеге белән танышты.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең Чаллы территориаль дәүләт ветеринария күзәтчелеге бүлеге дәүләт инспекторы тарафыннан Мәскәү шәһәреннән Чиләбе шәһәренә, ветеринария документларыннан башка, яңа туңдырылган диңгез балыгы ташу факты ачыкланды. Гаеплегә карата РФ КоАП 10.8 ст.2 ө. буенча каралган хокук бозуларны кылган өчен административ җаваплылыкка тартылган.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсе Түбән Кама районының «Таврия-2» СПВК стационар постында инспекторлар тарафыннан 2016 елның 27 декабрендәге 589 номерлы Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы боерыгын һәм «азык-төлек продукциясе иминлеге турында» Таможня берлегенең (ТР ТС 021/2011) 17 статьясын бозган өчен Россия Федерациясе КоАП 10.8 ст.2 ө.буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзелде, ул Таможня берлеге комиссиясенең 2011 елның 9 декабрендәге 880 номерлы карары белән кабул ителде.
Сезне чын күңелдән Халыклар бердәмлеге көне һәм якынлашып килүче Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән тәбрик итәбез!
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе дәүләт ветеринария учреждениеләренең финанс-хуҗалык эшчәнлеген анализлау буенча киңәшмә уздырды
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең Чаллы территориаль дәүләт ветеринария инспекторлары, полиция участковыйлары белән берлектә, шикаятькә җавап итеп, Менделеевск муниципаль районының Тихоново авылында шәхси хуҗалыкны тикшерделәр.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең Яр Чаллы территориаль бүлеге белгечләре тарафыннан, Актаныш районының Байсар авылы янында М-7 автоюлында, ветеринария документларыннан башка, кош итен ташу факты ачыкланды. Маршрут: Татарстан Республикасы – Башкортстан Республикасы. Гаепле зат 10.8 ст.2 ө. буенча административ җаваплылыкка тартылган.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең баш эпизоотологы Козлов Александр Сергеевич һәм дәвалау-профилактика бүлегенең әйдәүче консультанты Сөнәгатов Фәннур Фирдинатович Н.Э. Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясенең имтихан комиссиясендә катнаштылар.
2019 елның 30 октябрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең Казан территориаль бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан «Мәскәү-Уфа» М-7 автоюлының 777 нче чакрымында Чувашия Республикасыннан, ветеринария документларынан башка 22306 кг күләмендә сыер сөте ташу факты ачыкланды.