ТР МК Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов ТР авыл  хуҗалыгы һәм азык-төлек комиссиясе белән берлектә Биектау  районында булды

2019 елның 7 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек комиссиясе белән берлектә Татарстанның  Биектау  районында  “Элита” Баш  нәсел  предприятиесенең  эшчәнлеге  белән  танышты.

Предприятиенең  тарихы   1977 елдан  башлана һәм  нәсел  үрчетүче  үгезләр  орлыгын  җитештерү  һәм сату  буенча  Россиядә иң  эреләрдән  санала. 

Предприятиенең  төп  бурычы  – аеруча югары  бәяләнә  торган  үгезләрдән файдаланып,  ясалма  орлыкландыру  ысулларын  гамәлгә кертү  юллары  белән  эре  мөгезле  терлекнең  продуктив  сыйфатларын  яхшырту. Уникаль методика һәм заманча  җайланмалар  иң  яхшы  күрсәткечләргә ия  булган  үгезләр  сайлап  алырга  ярдәм  итә.     

Очрашу  йомгаклары  буенча  эшче  киңәшмә  узды,  анда  предприятиенең  киләчәккә  планнары һәм  мөмкин булган  үсеш  нокталары  турында  фикер алыштылар.   2020 елга предприятие эшендә  түбәндәге  төп  бурычлар  билгеләнде: продукция сату  күләмнәрен  арттырырга,   экспорт  базарына  чыгарга, эмбриональ үзәк  төзергә һәм  үзенең  элиталы  үгезләрен  булдырырга,    азыкның  туклыклылыгын  билгеләү  буенча    лаборатория  төзергә,    сөт  һәм  кан тикшерү  күләмнәрен  арттырырга,  эре  мөгезле  терлекләрне  генетикалау  эшне  дәвам  итәргә.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International