ЯҢАЛЫКЛАР


12
ноябрь, 2019 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен «Татарстан Республикасының Ветеренария хезмәте эпизоотик иминлек һәм азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итү сагында» дигән конкурс игълан итә.

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Айрат Гәрәев, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының эшче комиссиясе белән берлектә Әлмәт районында булды.


11
ноябрь, 2019 ел
дүшәмбе

2019 елның 11 ноябрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсе Казан территориаль идарәсе инспекторлары тарафыннан Казан шәһәре территориясендә, ветеринария документларыннан башка, сыер сөте сату факты ачыкланды. Закон бозучы РФ КоАП 10.8 ст.1 өлешендә каралган административ хокук бозу өчен административ җаваплылыкка тартылды. Продукция сатудан туктатылды.

9 ноябрьдә Н.Э. Бауман ис. Казан  дәүләт  ветеринария  медицинасы    академиясендә  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  ярдәмендә  Ачык ишекләр  көне  узды. Мәктәпләрнең чыгарылыш  сыйныф  укучыларының,  техникум  укучыларының һәм аларның  ата-аналарының  бу  көнне  югары  уку йорты  җитәкчелеге  белән  очрашу,  белгечләр  әзерләү  юнәлешләре, академиянең    факультетлары,   кафедралары белән  танышу  һәм  2020 елда югары  уку йортына  кабул  итү  үзенчәлекләре  белән  танышу  мөмкинлеге  булды.

Бүген Балык Бистәсе муниципаль районында кече ветеринария белгечләренең квалификациясен күтәрү буенча "Терлекчеләрне беренче ветеринария ярдәме күрсәтү күнекмәләренә өйрәтү” - дип исемләнгән ике атналык бушлай курслары башланды.


9
ноябрь, 2019 ел
шимбә

Республикада авыл хуҗалыгы ярминкәләре дәвам итә. Бүген Киров районында («Җиләкле бистәсе» сәүдә үзәге каршында) традицион чараны уздыруны оештыруны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов бәяләделәр. Ярминкә мәйданчыкларына продукция ассортиментының җитәрлек күләме китерелгән иде.


8
ноябрь, 2019 ел
җомга

Бүген Кама Тамагы муниципаль районында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең баш эпизоотологы А. С. Козлов кече ветеринария белгечләре өчен "Терлекчеләрне беренче ветеринария ярдәме күрсәтү күнекмәләренә өйрәтү программасы" курсларын узу буенча таныклыклар тапшырды.

2019 елның 8 ноябрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсе Казан территориаль идарәсе инспекторлары тарафыннан Казан шәһәре территориясендә ветеринария документларыннан башка казылык әйберләрен сату факты ачыкланды. Закон бозучы РФ КоАП 10.8 ст.1 өлешендә каралган административ хокук бозу өчен административ җаваплылыкка тартылды. Продукция сату туктатылган.

Бүген Яр Чаллы шәһәре мэриясендә Татарстан Республикасы Кама аръягы зонасының хуҗалык итүче субъектлары, администраторлары һәм ветеринария-санитария экспертлары өчен «Меркурий» дәүләт системасында эшләү буенча семинар-киңәшмә узды. Очрашуны Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе оештырды.


7
ноябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Контроль астында булган йөкләрне сату вакытында бозулар ачыкланды. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең Апас территориаль бүлеге инспекторлары тарафыннан Татарстан Республикасы Кама Тамагы районының Кама Тамагы ш. т. п. территориясендә 50 баш сандагы кош (тавык, каз) санкцияләнмәгән рәвештә сату факты ачыкланды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International