Бүген Яр Чаллы шәһәре мэриясендә «Меркурий» ФГИСда эшләү буенча семинар-киңәшмә узды

2019 елның 8 ноябре, җомга

Бүген Яр Чаллы шәһәре мэриясендә Татарстан Республикасы Кама аръягы зонасының хуҗалык итүче субъектлары, администраторлары һәм ветеринария-санитария экспертлары өчен «Меркурий» дәүләт системасында эшләү буенча семинар-киңәшмә узды. Очрашуны Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе оештырды.

Киңәшмә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Мотыйгуллин Габделхак Госман улы җитәкчелегендә узды.

Чарада докладлар белән Яр Чаллы шәһәренең дәүләт ветеринария берләшмәсе башлыгы Илдар Ногманов (доклад темасы: "Меркурий ФДИС эше буенча еш бирелә торган мәсьәләләр"), Дәүләт ветеринария инспекциясе бүлеге әйдәүче киңәшчесе Ирина Тарутина (доклад темасы: "ветеринария-санитария экспертлары тарафыннан кертелә торган хаталар") чыгыш ясады.

Киңәшмә "сорау-җавап" форматында узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International