Республикада авыл хуҗалыгы ярминкәләре дәвам итә

2019 елның 9 ноябре, шимбә

Республикада авыл хуҗалыгы ярминкәләре дәвам итә. Бүген Киров районында («Җиләкле бистәсе» сәүдә үзәге каршында) традицион чараны уздыруны оештыруны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов бәяләделәр. Ярминкә мәйданчыкларына продукция ассортиментының җитәрлек күләме китерелгән иде.

Ярминкәләр башыннан алып ахырына кадәр һәр мәйданчыкта ветеринария хезмәте белгечләре булачак һәм продукциянең сыйфатын даими тикшереп торачак. Республиканың авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре өчен ветеринария хезмәтләре бушлай күрсәтелә. Шул исәптән, ветеринария-санитария экспертизасы, ветеринария документларын бирү һәм ветеринария хезмәте күрсәтү.

Исегезгә төшерәбез, көзге ярминкәләр 14 сентябрьдә эшли башлады һәм атна саен Яңа елга кадәр үткәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International