ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен бәйге игълан итә

2019 елның 12 ноябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен «Татарстан Республикасының Ветеренария хезмәте эпизоотик иминлек һәм азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итү сагында» дигән конкурс игълан итә.

Конкурсның төп максаты – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе, дәүләт ветеринария оешмалары белән журналистлар арасында иҗади һәм профессиональ элемтәләрне ныгыту.

Конкурсны оештыручысы – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе.

Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:

Иң яхшы басма материал;

Интернет ГМЧда иң яхшы басма;

Иң яхшы телесюжет;

Иң яхшы радиотапшыру, радиосюжет.

Эшләр ике телдә (рус, татар) кабул ителә.

Гаризалар 2020 елның 15 июленнән 15 августына кадәр кабул ителә. Конкурста катнашу өчен, катнашучыга үзенең гаризасын электрон почтага җибәрергә кирәк (Guv.Pressa@tatar.ru), ә аннан соң үзенең конкурс эшен. Конкурска йомгак ясау 2020 елның 16-25 августында уздырыла.

Конкурста җиңүчеләр дипломнар һәм кыйммәтле призлар белән бүләкләнәчәк. Бәйгенең приз фонды 10 мең сум тәшкил итә. Ветеринария хезмәткәре көнен бәйрәм итүгә багышланган тантаналы чарада җиңүчеләрне бүләкләячәкләр.

Нигезләмә белән "БЕРЕНЧЕЛ ПРОЕКТЛАР" бүлегендә таныша аласыз. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International