9 ноябрьдә Н.Э. Бауман ис. Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәмендә Ачык ишекләр көне узды. Мәктәпләрнең чыгарылыш сыйныф укучыларының, техникум укучыларының һәм аларның ата-аналарының бу көнне югары уку йорты җитәкчелеге белән очрашу, белгечләр әзерләү юнәлешләре, академиянең факультетлары, кафедралары белән танышу һәм 2020 елда югары уку йортына кабул итү үзенчәлекләре белән танышу мөмкинлеге булды.
Кунаклар алдында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының мәгариф һәм инновацион технологияләр бүлеге башлыгы Рузалинә Вәлиуллина чыгышы ясады. Ул студентлар һәм академияне тәмамлап чыгучылар өчен каралган дәүләт ярдәме чаралары турында сөйләде.