Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында “Яшь профессионаллар - 2019” төбәк чемпионатында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.
Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов, Татарстан Кулланучылар берлеге идарәсе рәисе Рашат Шәймәрданов катнашты.
Искәртеп узабыз, Татарстанда 13 ноябрьдән 7 декабрьгә кадәр WorldSkills стандартлары буенча һөнәри осталыкның 2019/2020 еллар чемпионаты циклы төбәк чемпионаты узды. Ярышлар 16 яшьтән 22 яшькә кадәрге яшьләр арасында 96 компетенция буенча узды, шулай ук 16 яшькә кадәргә яшүсмерләр арасында «Ворлдскиллс Яшүсмерләр» буенча - 66 компетенциядә.
Чемпионат республиканың 11 шәһәрендә һәм авылларында 43 мәйданчыкта узды – Бөгелмәдә, Буада, Алабугада, Зеленодольскида, Казанда, Лениногорскида, Чаллыда, Түбән Камада, Сарманда, Тәтештә, Иннополиста. Төп мәйданчыклар түбәндәгеләр булды: «Казань Экспо» күргәзмә үзәге, МВЦ МЦК – Казан мәгълүмат технологияләре һәм элемтә техникумы, Казан төзелеш көллияте, Халыкара сервис көллияте.
Министрлыкка 5 компетенция беркетелгән иде: икмәк пешерү, авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү, ветеринария, осетин пирогларын пешерү, кондитерлык эше, болар барысы да Россия чемпионаты компетенцияләренә керә.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хатлары белән «Ветеринария» һәм «Ветеринария – Яшүсмерләр» компетенцияләре буенча түбәндәгеләр бүләкләнде:
- Петухова Ксения Александровна, 1 урын;
- Масленников Михаил Вячеславович, 2 урын;
- Спирина Татьяна Ивановна, 3 урын;
- Маркиданова Валерия Александровна, 3 урын;
- Заһидуллина Лилия Дамир кызы, яшүсмерләр арасында 1 урын;
- Бородин Александр Александрович, яшүсмерләр арасында 2 урын;
- Әһлиуллина Алия Рамил кызы, 3 урын.