Алексеевск ветеринария берләшмәсендә ТР МК Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин сертификатлар тапшырды

2019 елның 27 декабре, җомга

Бүген Алексеевск ветеринария берләшмәсендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин "Терлекчеләрне беренче ветеринария ярдәме күрсәтү күнекмәләренә өйрәтү" курсларын узу буенча таныклыклар тапшырды.

Исегезгә төшерәбез, әлеге укыту программасы агросәнәгать комплексында эшләүче, әмма ветеринария белгечлекләре булмаган эшчеләргә әзерләнгән. Терлекчеләр, сыер савучылар ягъни күпчелек вакытын мал-туар янында уздырган хезмәткәрләр өчен каралган.

Укытуның төп максаты – хайванның беренче авыру билгеләрен ачыклау. Ягъни ветеринар табиб килгәнче, хайванга беренче ветеринария ярдәме күрсәтү буенча күнекмәләргә өйрәнү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International