Хокук бозучы административ җаваплылыкка тартылды

2019 елның 26 декабре, пәнҗешәмбе

26 декабрьдә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсенең Казан территориаль бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан «Мәскәү-Уфа» М-7 автоюлының 777 нче чакрымында Мәскәү өлкәсеннән Яр Чаллы шәһәренә 481 кг күләмендә балык консервлары ташу факты ачыкланды. Автомобиль билгеләнгән температура режимын үтәргә һәм теркәргә мөмкинлек бирә торган җиһазлар белән тәэмин ителмәгән. Закон бозучы РФ КоАП 14.43 ст.1 өлешендә каралган административ хокук бозу өчен административ җаваплылыкка тартылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International