Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә «Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале иясен, «Скотопром» ның элеккеге баш ветеринария табибы һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының дәүләт азык-төлек инспекциясенең җитештерү бүлеге башлыгы Шахмин Хәмзә Бакир улын 90 яшьлек юбилее белән котладылар.