Азнакай районында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе ведомство буйсынуындагы учреждениеләр белән киңәшмә узды.
Республикада авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру мәсьәләләре буенча зона семинарлары башланды. Фермерлар белән беренче очрашу бүген Чүпрәле районында Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашында узды.
17 мартта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов Бөгелмә шәһәрендә гражданнарны кабул итү көне үткәрәчәк. Чара "Бөгелмә район дәүләт ветеринария берләшмәсе" ДБУ бинасында (Бөгелмә шәһәре, Залаков ур., 2Г) узачак.
Яшел Үзән ветеринария берләшмәсендә кече ветеринария белгечләренең квалификациясен күтәрү буенча "Терлекчеләрне беренче ветеринария ярдәме күрсәтү күнекмәләренә өйрәтү” - дип исемләнгән ике атналык бушлай курслар башланды.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, республикада 11 марттан 27 мартка кадәр авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру буенча зона семинар-киңәшмәләре узачак.
Бүген Әлки районы ветеринария берләшмәсендә «Әлки РДВБ» җитәкчесе Камил Хәйруллин, ТР Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсе вәкиле Рөстәм Шәяхмәтов һәм «Алексеевск агрокөллияте» ДПУНЕҢ «Ветеринария» белгечлеге буенча укытучысы Рафис Гатауллин " ерлекчеләрне беренче ветеринария ярдәме күрсәтү күнекмәләренә өйрәтү” курсларын узу турында сертификатлар тапшырдылар.
Бүген Чистай ветеринария берләшмәсе начальнигы вазыйфаларын башкаручы итеп яңа баш табиб Дәүләтханов Нияз Назыйр улы билгеләнде.
Бүген Мөслим ветеринария берләшмәсе белгечләре мөгезле эре терлекләргә нодуляр дерматитка каршы чираттагы вакцинация уздырды.
Бүген Буа ветеринария берләшмәсендә баш ветеринария белгечләре белән айлык киңәшмә узды.