Бүген Азнакай районында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе карамагындагы учреждениеләр белән киңәшмә узды.
Чарада Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов, Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе бүлекләре башлыклары, дәүләт ветеринария учреждениеләре җитәкчеләре һәм дәүләт ветеринария инспекциясенең территориаль бүлекләре башлыклары катнашты.
Утырыш алдыннан ветеринария берләшмәләре җитәкчеләре участок ветеринария пунктын һәм биологик калдыкларны җыю пунктын карадылар. Алар шулай ук капиталь ремонттан соң ветеринария лабораториясен һәм ветеринария берләшмәсен карап чыктылар.
Утырыш барышында түбәндәге мәсьәләләр каралды:
- Участок ветеринария пунктлары эшен оештыру;
- Терлекләрнең сакланышын тәэмин итү;
- Лаборатория эшчәнлеген анализлау;
- «Меркурий» системасында эшләү.
Киңәшмә ахырында ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов киләсе айга бурычлар билгеләде.