17 мартта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов Бөгелмә шәһәрендә гражданнарны кабул итү көне үткәрәчәк. Чара "Бөгелмә район дәүләт ветеринария берләшмәсе" ДБУ бинасында (Бөгелмә шәһәре, Залаков ур., 2Г) узачак.
Чарага 85594 9-11-35 телефоны буенча язылырга мөмкин.
Шулай ук сораулары белән якын-тирә районнардан гражданнар мөрәҗәгать итә ала.