Бүген Әлки районы ветеринария берләшмәсендә «Әлки РДВБ» җитәкчесе Камил Хәйруллин, ТР Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсе вәкиле Рөстәм Шәяхмәтов һәм «Алексеевск агрокөллияте» ДПУНЕҢ «Ветеринария» белгечлеге буенча укытучысы Рафис Гатауллин " ерлекчеләрне беренче ветеринария ярдәме күрсәтү күнекмәләренә өйрәтү” курсларын узу турында сертификатлар тапшырдылар.
"Терлекчеләрне беренче ветеринария ярдәме күрсәтү күнекмәләренә өйрәтү” – укыту программасы агросәнәгать комплексында эшләүче, әмма ветеринария белгечлекләре булмаган эшчеләргә әзерләнгән. Терлекчеләр, сыер савучылар ягъни күпчелек вакытын мал-туар янында уздырган хезмәткәрләр өчен каралган.
Укытуның төп максаты – хайванның беренче авыру билгеләрен ачыклау. Ягъни ветеринар табиб килгәнче, хайванга беренче ветеринария ярдәме күрсәтү буенча күнекмәләргә өйрәнү.