Яшел Үзән ветеринария берләшмәсендә кече ветеринария белгечләренең квалификациясен күтәрү буенча курслары башланды

2020 елның 10 марты, сишәмбе

Яшел Үзән ветеринария берләшмәсендә кече ветеринария белгечләренең квалификациясен күтәрү буенча "Терлекчеләрне беренче ветеринария ярдәме күрсәтү күнекмәләренә өйрәтү” - дип исемләнгән ике атналык бушлай курслар башланды.

Укуларның кереш өлешен "Яшел Үзән РДВБ" ДБУ башлыгы Физать Фәхретдинов ачты.

"Терлекчеләрне беренче ветеринария ярдәме күрсәтү күнекмәләренә өйрәтү” – укыту программасы агросәнәгать комплексында эшләүче, әмма ветеринария белгечлекләре булмаган эшчеләргә әзерләнгән. Терлекчеләр, сыер савучылар ягъни күпчелек вакытын мал-туар янында уздырган хезмәткәрләр өчен каралган.

Укытуның төп максаты – хайванның беренче авыру билгеләрен ачыклау. Ягъни ветеринар табиб килгәнче, хайванга беренче ветеринария ярдәме күрсәтү буенча күнекмәләргә өйрәнү.

Укыту программасы ике атна дәвам итәчәк. Беренче атна – теория өлешенә багышлана. Укуның икенче атнасы өйрәнгән белемнәрне практик яктан тикшереп караячаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International