Алмаз Хисаметдинов авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру мәсьәләләре буенча зона семинарында катнашты

2020 елның 11 марты, чәршәмбе

Республикада  авыл  халкының  эшлекле  активлыгын  арттыру  мәсьәләләре буенча  зона семинарлары  башланды.    Фермерлар белән беренче очрашу  бүген  Чүпрәле  районында  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров катнашында  узды.    

Утырышны  Татарстан  Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары  Марат  Әхмәтов үткәрде.   Кече хуҗалыкларны, шәхси  ярдәмче хуҗалыкларны һәм КФХларны үстерүгә  ярдәм  итү мәсьәләләре хакында  фикер алышуда   аграр  сектор  башлыклары, 9 муниципаль район җитәкчеләре, Татарстан  Республикасы Дәүләт Советы  депутатлары, шулай  ук  республика министрлыклары  һәм ведомстволарының  җаварлы  хезмәткәрләре катнашты.       

Авыл  халкының  эшлекле  активлыгын  арттыру  буенча  зона  семинар-киңәшмәләре   2010 елдан  бирле  үткәрелә.  Быел  “түгәрәк өстәлләр”  форматында “Авыл территорияләрен  комплекслы  үстерү” дәүләт  программасын   гамәлгә ашыру  механизмнары, авыл  хуҗалыгында  кече  хуҗалыкларга  дәүләт ярдәме чараларын  һәм авылда  эшкуарлыкны  үстерүнең  заманча  алымнарын  камилләштерү мәсьәләләре карала.   

 Зона  семинарлары, Чүпрәле районыннан тыш, Түбән Кама, Саба, Бөгелмә  районнарында узачак.    

Очрашуны  ачып, Марат  Әхмәтов  республика законнарын  үзгәртү буенча, авыл  хуҗалыгы  тармагын үстерү өчен  өстәмә  чаралар  эшләү буенча      конкрет тәкъдимнәр кабул  ителә торган  мондый  семинар-киңәшмәләрнең мөһимлеген  билгеләп  үтте. Авыл  кешеләренең  социаль активлыгын  арттыруга  игътибар итәргә кирәк,  диде  ул.    

Дәүләт Советы  Рәисе урынбасары  билгеләп  үткәнчә, 13 илкүләм  проект буенча  киң клүмле  эш алып барыла.  Узган  ел  аларны  гамәлгә ашыру  өчен   27,2 миллиард сум  акча  бүлеп бирелгән, шул  исәптән   19,8 миллиард  сум -     федераль  бюджеттан.   2020-2022 елларда  тагын    69 миллиард сум  бирү кздә тотыла    (43,7 миллиард  сум федераль үзәктән). Дәүләт Советы  өчен  бу  аеруча  мөһим  игътибар итү һәм депутатлар  корпусы  өчен  җаваплылык  объекты булып  тора, диде  Марат  Әхмәтов.   

 Чүпрәле  районы  башлыгы Марат Гафаров үз чыгышында  кече  хуҗалыкларның  азык-төлек  иминлеген  тәэмин  итүгә, авылда  халыкны  эш белән тәэмин итүгә, авыл  территорияләрен  үстерүгә   керткән өлешләрен  билгеләп  үтте.   Районда   100дән артык   крестьян-фермер хуҗалыгы,   7,8 меңнән артык  шәхси  ярдәмче хуҗалыклар бар. 

Тулырак: Министерство сельского хозяйства и продовольствия РТ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International