ЯҢАЛЫКЛАР


28
июнь, 2022 ел
сишәмбе

Бүген Казанга эшлекле визит белән Мәскәүнең “Ветеринария үзәге” федераль оешмасы директоры Юрий Барсуков килде. «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов каршы алды.

Бүген республика ветеринария табиблары өчен квалификация күтәрү курслары эшен дәвам итә. Казанга Мәскәүнең “Ветеринария үзәге” федераль оешмасы галиме, биология фәннәре докторы, профессор Владимир Макаров һәм ветеринария фәннәре кандидаты Ольга Виткова килде.

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Илдар Нугуманов Татарстан Республикасы хуҗалыкларында сарык үрчетү һәм тармакны рентабельле алып бару буенча семинар-киңәшмәдә катнашты. Чара Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә узды.


27
июнь, 2022 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Россиядә 2022 елның 1 мартыннан гамәлдә булган сөт һәм сөт продуктларына ветсанэкспертиза кагыйдәләренә төзәтмәләр раслады. Үзгәрешләр Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының 305 номерлы боерыгы белән расланган. Документ хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында 2022 елның 4 июлендә үз көченә керәчәк һәм 2028 елның 1 мартына кадәр гамәлдә булачак.

Бүген Казанда республиканың ветеринария табибларының һөнәри әзерлек дәрәҗәсен күтәрү курслары башланды. Агросәнәгать комплексының эпизоотик һәм биологик иминлеген тәэмин итү буенча белем бирү курсы "Татарстанның агробизнес кадрларын әзерләү институты"нда уза. Өч көн дәвамында курсларны Мәскәүдән килгән белгечләр алып барачак.


24
июнь, 2022 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов вакантлы вазыйфаларга билгеләнү һәм кадрлар резервына кертүгә кандидатлар белән әңгәмә уздырды. Комиссия сайлап алуның төрле критерийларын исәпкә алды, хезмәткәрләрнең яше, мәгариф, өстәмә белем алу һәм яңадан әзерләү, вазифада эшләү тәҗрибәсе, шулай ук белгечләр үзләренең һөнәри эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча бәяләнде.

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов, Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясендә дәүләт имтиханнарын кабул итү комиссиясе рәисе буларак катнашты.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Илдар Ногманов эш визиты белән Россия дәүләт аграр университеты-Мәскәү авыл хуҗалыгы академиясендә эшлекле очрашуда булып кайтты. Татарстаннан килгән делегация составындагы кунаклар К.А.Тимирязев исемендәге Мәскәү авыл хуҗалыгы академиясенең эш тәҗрибәсе белән танышу максатында, заманча җиһазлар белән җиһазланган фәнни-җитештерү лабораториясен, шулай ук аквакультура һәм умартачылык кафедрасын, укыту-тәҗрибә умарталыгын, ат үрчетү кафедрасын карады.


23
июнь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Россельхознадзор карамагындагы Хайваннарның сәламәтлеген саклау федераль үзәге («ВНИИЗЖ») яңа вакцина "АвиКор-3" эмульсиясен теркәде. "Йорт кошларында була торган йогышлы ринитка каршы күпьеллык фәнни тикшеренүләр нәтиҗәсендә «ВНИИЗЖ» белгечләре универсаль, имин һәм нәтиҗәле яңа препарат булдыра алдылар», - дип хәбәр иттеләр "ВНИИЗЖ" матбугат хезмәтендә.

Бүген терлекчеләр һәм ветеринария табиблары өчен оештырылган бозаулар үстерүгә багышланган семинар үз эшен төгәлләде. Дүрт көн дәвамында дәвам иткән укулар Кукмара районының «Уңыш» терлекчелек хуҗалыгында барды. Семинарда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин, эре терлекчелек комплекслары вәкилләре, Татарстан Республикасының барлык районнарыннан йөздән артык крестьян-фермер хуҗалыгы терлекчеләре һәм ветеринария табиблары катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International