Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе авыл хуҗалыгы хайваннарын маркировкалау, ягъни исәпкә алу турында хәбәр итә. Канун Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан имзаланды.
Документтан күренгәнчә, хайваннарны исәпкә алу срокларын хөкүмәт урнаштырачак, ләкин 2024 елның 1 мартыннан да иртәрәк түгел. Закон үзе 2023 елның 1 сентябреннән үз көченә керә. Әлеге документ белән ветеринария турындагы гамәлдәге законга үзгәрешләр кертелә.
Төзәтмәләрдә хайваннарны теләсә нинди ысуллар белән маркировкалауны кертү каралган. Элек Авыл хуҗалыгы министрлыгында аңлатуларынча, маркировка терлекләрдә йогышлы авырулар таралуны булдырмау, тарату чыганакларын һәм юлларын оператив ачыклау өчен кертелә. Маркировкаланган хайваннар турында мәгълүмат «ВетИС» ветеринария өлкәсендә федераль дәүләт мәгълүмат системасына кертеләчәк. Бу Россельхознадзор системасы. Хайваннарны идентификацияләү өчен ведомствода "Хорриот" компонентын эшләгәннәр. Система инде файдалануга тапшырылган.