Яр Чаллы зонасы ветеринария берләшмәсе эшенә карата киңәшмә узды

2022 елның 29 июле, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә видеоконференцэлемтә режимында Яр Чаллы зонасы ветеринария берләшмәсе эше турында киңәшмә узды. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов үткәрде.

Фикер алышуда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Дәүләт ветеринария идарәсе башлыгы урынбасарлары, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең бүлек башлыклары, район ветеринария берләшмәсе җитәкчеләре, шулай ук эпизоотологлар, терапевтлар, Яр Чаллы шәһәренең, Тукай, Алабуга, Менделеевск, Әгерҗе, Актаныш һәм Минзәлә районнарының лаборатория мөдирләре катнашты. Киңәшмәдә катнашучылар участок ветеринария пунктларының эшен, ветеринария лабораторияләренең эшен, ветеринария документларын рәсмиләштерү һәм хуҗалыкларда терлекләрне идентификацияләү мәсьәләләрен анализладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International