1 августта республикада эпизоотиягә каршы көзге профилактика чаралары башланды

2022 елның 1 августы, дүшәмбе

1 августтан республикада пландагы көзге ветеринария-профилактика эше һәм эпизоотиягә каршы чаралар, диагностик тикшеренүләр башланды. Алар республика муниципаль районнары һәм шәһәрләре территорияләрендә санитар-эпидемиологик һәм эпизоотик иминлекне тәэмин итү максатларында уздырыла.

Эпизоотиягә каршы көзге чаралар кысаларында түбәндәге эшләр башкарыла:

- мөгезле эре терлеккә һәм үсеп килүче яшь терлекләргә себер түләмәсенә каршы һәм нодуляр дерматитка каршы вакцина ясау;

- мөгезле эре терлеләрдән туберкулез, бруцеллез, лейкоз чиренә тикшерү өчен кан анализы алу;

- шәхси хуҗалыкларда эт һәм мәчеләргә котыруга каршы вакцинация ясау.

Бер хайваннан икенчесенә авыру йогуны булдырмау максатында, терлекләргә вакцина ясаганда ветеринария табиблары һәр терлеккә яки хайванга бер генә кулланыла торган медицина энәләре куллана. 

Көзге чара барышында халыкка шулай ук аеруча куркыныч һәм карантин авыруларын булдырмый калу буенча белешмәлекләр дә таратыла, хайван авыруларын кисәтү буенча ветеринария кагыйдәләрен үтәргә кирәклеге тагын бер кат искәртелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International