Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Яңа Чишмә районы кырларында урып-җыю эшләре барышын бәяләде

2022 елның 1 августы, дүшәмбе

Яңа Чишмә районы кырларында урып-җыю эшләренең барышын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бәяләде. Аны ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов озатып йөрде. 

Хуҗалыклар җитәкчеләре белән очрашуда Татарстан Республикасы Президентына урып-җыюның төп күрсәткечләре турында сөйләделәр.

Уңышны 58 мең га мәйданда җыярга кирәк. Эшкә 69 комбайн җәлеп ителәчәк, шул исәптән читтән җәлеп ителгән комбайннар. Әңгәмә барышында ТР Президенты терлекчелекне актив үстерү зарурлыгына игътибар итте.

Очрашу «Агрораздолье» оешмасы мәйданнарында узды. Рөстәм Миңнехановка ашлык киптерү комплексын күрсәттеләр. Әлеге элеватор җайланмасы бөртеклеләрне һәм майлы культураларны озак срокка саклаганда һәм аннан соң эшкәртү өчен төяп җибәрү максатыннан ашлык җыю өчен эшләнгән. Аның план җитештерүчәнлеге - 100 тонна.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International