Әлки, Спас, Чирмешән һәм Мөслим районнарының ветеринария-санитария экспертизасы бүлекләренең эшен тикшерделәр

2022 елның 29 июле, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов Әлки, Спас, Чирмешән һәм Мөслим районнарының ветеринария-санитария экспертизасы бүлекләренең эше турында киңәшмә үткәрде.

Киңәшмә видеоконференция режимында узды. Районнарның ветеринария-санитария экспертизасы бүлекләре эшенә анализ белән ветеринария иминлеген, ВСЭ һәм дәүләт күзәтчелеген тәэмин итү бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Ирина Тарутина чыгыш ясады. Киңәшмә барышында «Меркурий» ФДИСта эшләү мониторингы үткәрелде, ветеринария документларын әзерләгәндә ветеринария экспертизасы белгечләренең эш сыйфатына анализ ясалды, хуҗалык субъектларына күрсәтелә торган ветеринария хезмәтләренең сыйфатын яхшырту турында сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International