Республикада көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре 10 сентябрьдән башлана

2022 елның 5 сентябре, дүшәмбе

 

Республикада традицион көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре 10 сентябрьдән башлана. Казанда һәр шимбә көнне башкаланың һәр районында 15 мәйданчыкта 6.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр сәүдә оештырылачак. Авыл хуҗалыгы ярминкәләре 2022 елның 24 декабренә кадәр эшләячәк дип планлаштырыла.

Фермерлар шәһәр халкына социаль юнәлешле бәяләрдән азык-төлек продукциясе тәкъдим итәчәк. Аерым алганда, ярминкәләрдә ит, яшелчә һәм башка азык-төлек продуктлары, шулай ук шәхси ярдәмче  хуҗалык ихтыяҗлары өчен продукция сатып алырга мөмкин булачак.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, барлык ит, балык һәм сөт продукциясе ярминкәләргә мәҗбүри рәвештә ветеринария озату документлары белән килә, аларны тагын бер тапкыр Республика ветеринария лабораториясе һәм Казан шәһәре дәүләт ветеринария берләшмәсенең 30 нчы ветеринария-санитария экспертизасы лабораториясе белгечләре җентекләп тикшерә.

Ветеринария белгечләре сүзләренә караганда, ярминкәләргә йогышлы авырулар буенча имин булган хуҗалыклардан сайлап алынган продукция генә килә. Ярминкәләрдә сату өчен сыйфатсыз продукция рөхсәт ителми. Шулай ук автотранспортның чисталыгы да кирәк. Ит һәм сөт продукциясен ташучы транспорт ябулы булырга һәм дезинфекцияләнергә тиеш. Сатучыларның үзләрендә медицина кенәгәсе, бейдж, тиешле чиста махсус кием – алъяпкыч, халат, җиңсәләр, пирчәткәләр булырга тиеш.

Һәр ярминкә мәйданында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе белгечләре кизү торачак. Алар сатыла торган продукциягә өстәмә ветеринария-озату документларын тикшерәләр. Ярминкә мәйданнары җиһазларын контрольдә тоталар һәм ветеринария-санитария таләпләренә туры китереп әзерләргә булышалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International