Андрей Муковнин рәислегендә Африка дуңгыз үләте буенча эпизоотия хәле турында киңәшмә узды

2022 елның 2 сентябре, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов Россия Федерациясенең Ветеринария департаменты директоры урынбасары Андрей Муковнин рәислегендә Африка дуңгыз чумасы буенча эпизоотия хәленә багышланган киңәшмәдә катнашты. Киңәшмә видеоконференцэлемтә режимында узды.

Эш барышында киңәшмәдә катнашучыларга Африка дуңгыз үләтенең алга таба таралуына юл куймау чараларын гамәлгә ашыруга аерым игътибар бирү йөкләнде. Сәнәгать дуңгызчылык предприятиеләрен биологик яклауны көчәйтү, дуңгызларның баш санын объектив исәпкә алуны тәэмин итү, барлык биологик яктан сакланмаган дуңгызчылык хуҗалыкларын терлекчелекнең альтернатив дуңгызчылык төрләренә күчерү, шулай ук кыргый кабан дуңгызларының баш санын киметү буенча чаралар үткәрү зарурлыгы әйтелде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International