Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчелеге Россия Федерациясендә кош гриппы буенча эпизоотик хәл буенча киңәшмәдә катнашты. Киңәшмә видеоконференцэлемтә режимында узды.
Эш барышында кошларның кайбер вируслы авырулары буенча Россиядә килеп чыккан эпизоотик хәл һәм хайваннарның вируслы авыруларын профилактикалау чараларының импортны алмаштыру эшләренең торышы турында сөйләштеләр.
Хуҗалык итүче субъектлар кошларның тиз йогышлы кош гриппын профилактикалау һәм булдырмау буенча ветеринария кагыйдәләрен мәҗбүри үтәү мәсьәләләренә аеруча игътибар бирелде, шул исәптән эпизоотик мониторингны көчәйтүгә басым ясалды.