Дәүләт ветеринария берләшмәләре баш ветеринария табиблары һәм дәүләт ветеринария күзәтчелеге инспекторлары тарафыннан африка дуңгыз чумасы буенча аңлату эшләре алып барыла. Шулай ук дуңгызчылык белән шөгыльләнүчеләргә терлекчелекнең альтернатив төрләренә күчү киңәш ителә.
Республикада африка дуңгыз чумасы буенча имин булмаган эпизоотия хәленә бәйле рәвештә, дуңгыз асраучы шәхси хуҗалыклар милекчеләренә, дуңгызчылык предприятиеләренең җитәкчеләренә һәм хезмәт күрсәтүче персоналына хуҗалыклар территориясенә вирус кертмәү өчен гаять җаваплы булырга киңәш ителә!
Дуңгызчылык хуҗалыкларының ябык режимда эшләвен тәэмин итәргә, урман массивларына баруны булдырмый калырга, кыргый фаунадан үз хуҗалыгына инфекция китермәскә, терлек азыгын термик эшкәртү, дуңгызлар асралган бинага керү алдында кием-салым һәм аяк киемен дезинфекцияләү һәм алыштыру, ветеринария һәм санитария куркынычсызлыгын тәэмин итү максатларында ветеринария таләпләрен үтәргә кирәк. Шунысын искәртергә кирәк, хуҗалыктагы дуңгызларны чалырга киңәш итә.
Шулай ук эш барышында ветеринария белгечләре эшмәкәрләргә һәм авыл җирлекләре башлыкларына республика территориясенә башка төбәкләрдән керергә мөмкин булган хайваннарның куркыныч авыруларыннан да сак булу турында, рөхсәтсез рәвештә хайван, кош-корт сатучылардан терлек алмаска кирәклеге турында хәбәр итәләр.