Авыл хуҗалыгы терлекләрен һәм кошларын, шулай ук терлек продукциясен ветеринария документларыннан башка рөхсәтсез ташуны булдырмау максатыннан, ветеринария идарәсе хезмәткәрләре Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе белән берлектә һәм эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре катнашында, Татарстан Республикасы территориясендә терлекләр һәм кошларның хәрәкәтен һәркөнне тикшереп торалар.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе ветеринария өлкәсендә федераль дәүләт мәгълүмат системаларыннан (ФГИС) файдаланучыларга консультацияләр бирүне һәм һөнәри ярдәм күрсәтүне гамәлгә ашыруы турында хәбәр итә.
Барлык яңалыкларны беренчеләрдән булып белү өчен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең рәсми каналына язылыгыз.
ТР Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең бер атналык эшчәнлегенә йомгак
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе хезмәткәрләре Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы кысаларында Ленинград өлкәсенең Ладога күле бистәсендә урнашкан «Тормыш юлы» музей-мемориаль комплексында булдылар.
Татарстанда махсус җиһазландырылган мәйданчыкларда фермер продукциясе ярминкәләре дәвам итә, анда шәһәр халкы яшелчәләр һәм башка продуктлар сатып алырга мөмкин. Ветеринария ведомствосы хезмәткәрләре тарафыннан ярминкәләрдә үткәрелгән тикшерүләр продуктларның сатуга чыгарылганчы куркынычсызлыгын тикшерә торган лабораторияләрнең югары дәрәҗәдә эшләвен раслый.
Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районында кадрлар үзгәреше: «Әгерҗе район дәүләт ветеринария берләшмәсе» дәүләт бюджет учреждениесенең яңа җитәкчесе итеп Полина Коробейникова билгеләнде.
Ярминкәләрдә нәрсәләр таба аласыз?
Бу кыска һәм мәгълүмати постлар, анда һәркем иң актуаль сорауларга җавап таба ала
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Илшат Гыйниятуллин «Арча районы дәүләт ветеринария берләшмәсе» дәүләт бюджет учреждениесендә очрашу үткәрде.