Татарстан Республикасында ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән «Электрон мактау тактасы» цифрлы проектын гамәлгә ашыруга старт бирелде. Платформа төбәк иминлеге нигезендә хезмәтләре яткан белгечләрне билгеләп үтәргә тиеш.
Лауреатлар исемлегенә «Питрәч РДВБ» ДБУнең Отар-Дубровка участок ветеринария пункты мөдире Павел Кисилев кертелде.
Һөнәр юлын Павел Петрович 1991 елда башлый. Өч дистәдән дә күбрәк гомерен төбәкнең азык-төлек иминлеген тәэмин итүгә багышлый. Үз хезмәтенә тугрылыкның ачык мисалы. Нәкъ менә шушы белгечләр көн саен хуҗалыклардагы терлекләренең сәламәтлеген тикшереп торалар, республика халкы өстәлләрендә терлекчелек продукциясенең сыйфатын гарантиялиләр, кеше һәм хайваннар өчен уртак булган авырулардан саклыйлар.
Югары һөнәри осталыгы һәм үз эшенә тугрылыгы өчен Павел Петрович берничә тапкыр Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе һәм Питрәч муниципаль районы башлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнә.