Макс мессенджерын кулланучылары бер кушымтада ике аккаунтны берләштерә һәм алар арасында авторизациясез күчә алу мөмкинлегенә ия булдылар.
Икенче аккаунтны ничек берләштерергә:
1. Кушымтаны соңгы версиягә кадәр яңартыгыз.
2️. «Көйләү»гә керегез.
3. «Профильне өстәргә» пунктын сайлагыз.
4 Телефон номерыгызны күрсәтегез һәм керүегезне SMS аша килгән код белән раслагыз.
5. Ике факторлы аутентификация паролен кертегез – бу мәгълүматларыгызның куркынычсызлыгы өчен мөһим.
Бу тәкъдим бер җайланмада берничә аккаунт белән эшләргә кирәк булганнар өчен актуаль.
Программагызны яңартыгыз һәм яңалыкны хезмәттәшләрегез, дусларыгыз белән бүлешегез!
#Макс