Татарстанлыларның автомобиль яки смартфон оту мөмкинлеге бар!

2026 елның 9 сентябре, чәршәмбе

18, 19 һәм 20 сентябрьдә, РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлауларын уздыру көнендә #ВсейСемьяНаВыборы #ТатарстанАлга фотоконкурсы узачак. Аның нәтиҗәләре буенча 3 автомобильнең берсен яки смартфонны отарга мөмкин 

Конкурста катнашу өчен:
-  Тавыш биргәннән соң сайлау участогыннан махсус беләзек алырга
-  Сайлау участогының тышкы як фонында гаилә белән беләзекләрдә фотога төшәргә кирәк. Фотода сайлау участогына керү урыны (язу, баннер, плакат) күренергә тиеш.
-  Фоторәсемдә 1 булса да махсус беләзек күренергә тиеш
-  Фото һәм ике хештег #ВсейСемьейНаВыборы һәм #ТатарстанАлга белән постны 18 сентябрьдә 08:00 сәгатьтән 20 сентябрьдә 20:00 сәгатькә кадәр «Вконтакте» шәхси битендә урнаштырырга (катнашучының социаль челтәрдәге бите фотоконкурс уздыру вакытында ачык булырга тиеш).

Катнашуның тулы кагыйдәләрен, шулай ук призлар уйнату вакытын марафон төркемендә табарга мөмкин https://vk.com/tatarstanalga

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International