«Чүпрәле районы дәүләт ветеринария берләшмәсе» ДБУнә эш сәфәре белән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең әйдәп баручы киңәшчесе Ирина Тарутина булды.
Очрашу барышында ВСЭ лабораториясе һәм «Дуслык» АХПССК терлек сую пункты эше турында фикер алыштылар. Терлекләрне сую алдыннан тикшерү регламентларын һәм иткә ветеринария-санитария экспертизасы үткәрү тәртибен үтәүгә аерым игътибар бирелде. Шулай ук чималны саклау шартлары һәм документация алып бару анализланды.
Ветеринария-санитария экспертизасын узган продукция генә азык-төлек иминлеге һәм сыйфат гарантиясе булып тора.