Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Казан - Нурлат юлында кизү вакытында мал тиреләрен ташыганда ветеринария законын бозу очрагын ачыклаган: тиреләр ветеринария белешмәсе булмаган килеш ташылган. Кагыйдә бозучылар административ җаваплылыкка тартылган.