Апас территориаль блеге инспекторлары Чүпрәле районы Иске Чүпрәле авылында 35 кг күләмендә диңгез балыгын сатканда ветеринария таләпләре үтәлмәүне ачыклаган – балыкка тиешле ветеринария белешмәсе булмаган. Ветеринария турындагы законны тупас бозучылар адмнистратив штраф түләргә тиеш була. Балык сату туктатылган.