Апас территориаль бүлеге инспекторлары Кайбыч – Камылово юлында Лаештан Шыгырданга 6 баш эре мөгезле терлек ташыганда ветеринария таләпләре үтәлмәүне ачыклаган – малларга тиешле ветеринария белешмәсе булмаган. Ветеринария турындагы законны үтәмәүче административ штраф түләргә тиеш була.
Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары Түбән Кама районындагы бер мәктәптә ветеринария таләпләре үтәлешен тикшерделәр. Планлы мероприятие вакытында ветеринария кагыйдәләрен бозу ачыкланмаган.
8 нче октябрь көнне Казан территориаль бүлеге инспекторлары “Малиновка” постында 1315 кг күләмендә сарык тиреләрен ветеринария белешмәсе булмаган килеш ташу очрагын ачыклаган. Ветеринария законын үтәмәүче административ штраф түләргә тиеш була.
8 нче октябрь көнне “Тула - 1” постында Яр Чаллы территориаль бүлеге инспекторлары 1049 кг күләмендә елга балыгын ветеринария белешмәсе булмаган килеш ташу очрагын ачыклаган. Ветеринария турындагы законны үтәмәүчеләр административ штрафка тартыла.
8 нче октябрь көнне Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Чистай районындагы бер балалар бакчасында ветеринария таләпләре үтәлешен тикшерде. Тикшерү барышында терлекчелек продукциясенә тишеле ветеринария белешмәсе булмау, кош итен саклау вакыты чыгу фактлары ачыкланган. Тикшерү нәтиҗәләре буенча протокол төзелгән.
Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Яңа Чишмә районы ветеринария берләшмәсе белгечләре белән берлектә “Зубов” хуҗалыгындагы 351 баш эре мөгезле терлеккә элек кертелгән туберкулин нәтиҗәләрен тикшерделәр.
Саба территориаль бүлеге инспекторлары Мәскәү – Уфа юлында кизү вакытында ветеринария белешмәсе булмаган килеш 26 кг күләмендә колбаса эшләнмәләре ташу очрагын ачыклаган. Гаепле затка административ штраф турында протокол төзелгән.
1 нче октябрьдән – 5 нче октябрь көннәрендә Республика ветеринария лабораториясе түбәндәге тикшерүләр үткәргән:
- Серология бүлеге 2733 тикшерү үткәргән;
- РИД буенча 1747 тапкыр тикшерү лейкоз авыруын ачыклауга үткәрелгән;
- Вирусология бүлеге 1363 тапкыр кан тикшергән, 62 тапкыр патологик материал тикшерелгән;
- Бактериология бүлеге 20 тапкыр паталогик материал, 2 терлек мәетен, 7 гистология тикшерүе үткәрелгән;
- Биохимия бүлеге 18 тапкыр терлек азыгын, 6 төрле кан, 8 тапкыр сөт тикшергән;
- ПЦР бүлеге 114 төрле тикшерү үткәргән;
- Ветеринар-санитар экспертиза бүлегендә 5 тапкыр сөт, 4 тапкыр бал тикшергәннәр;
- Паразитология бүлегендә 150 тапкыр капрологиягә, 1 тапкыр бал кортына тикшерү үткәрелгән;
- Токсикология бүлегендә 1 тапкыр сөт тикшерелгән, 4 тапкыр терлек азыгын тикшергәннәр.