ЯҢАЛЫКЛАР


30
октябрь, 2018 ел
сишәмбе

Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Кузайкино – Нурлат юлындагы “Камышла” постында юл патруль хезмәте инспекторлары белән берлектә 19 берәмлек транспорт чарасын туктатып тикшергән. Тикшерү барышында 4 төорле ветеринария кагыйдәләрен бозу очрагы ачыкланган: терлекчелек продукциясе тиешле булган ветеринария белешмәсеннән башка ташылган һәм сөт тиешенчә ябылмаган цистернада ташылган. Гаепле затларга карата протокол төзелгән.

29 нчы октябрь көнне Яр Чаллы территориаль бүлеге инспекторлары юл патрулҗ хезмәте инспекторлары белән берлектә Әгерҗедән Тукай районына ташылучы ике баш эре мөгезле терлеккә тиешле ветеринария белешмәсе булмауны ачыклый. Гаепле затка административ штраф турында протокол төзелгән.


29
октябрь, 2018 ел
дүшәмбе

22 нче октябрьдән – 26 нчы октябрь көннәрендә Республика ветеринария лабораториясе түбәндәге тикшерүләр үткәргән:

-         Серология бүлеге 4784 тикшерү үткәргән;

-         РИД буенча 5766 тапкыр тикшерү лейкоз авыруын ачыклауга үткәрелгән;

-         Вирусология бүлеге 1092 тапкыр кан тикшергән, 202 тапкыр патологик материал тикшерелгән;

-         Бактериология бүлеге 24 тапкыр паталогик материал тикшерүе үткәрелгән;

-         Биохимия бүлеге 9 тапкыр терлек азыгын, 88 төрле кан, 75 тапкыр сөт тикшергән;

-         ПЦР бүлеге 417 төрле тикшерү үткәргән; 

-         Ветеринар-санитар экспертиза бүлегендә 5 тапкыр сөт, 7 тапкыр бал тикшергәннәр;

-         Паразитология бүлегендә 101 тапкыр капрологиягә, 2 тапкыр бал кортына, 1 тапкыр иткә, 1 тапыкр балыкка тикшерү үткәрелгән;

-         Токсикология бүлегендә 2 тапкыр сөт тикшерелгән, 16 тапкыр терлек азыгын тикшергәннәр. 

 

 

27 нче, 28 нче октябрь көннәрендә Түбән Кама шәһәрендә узган авыл хуҗалыгы продукцияләрен сату ярминкәләрендә Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары эшләде. Өч урында ит, балык һәм башка терлекчелек продукциясен сатканда ветеринария белешмәләре булуны, ветеринария кагыйдәләрен төгәл үтәүне контрольдә тотты.  

Апас территориаль бүлеге инспекторлары Чүпрәле райны Иске Чүпрәле авылында 4 урында ветеринария таләпләрен үтәмичә бозаулар сату фактын ачыклаган – малларга тиешле ветеринария белешмәсе булмаган. Гаепле затлар административ штрафка тартылган.

Саба территориаль бүлеге инспекторлары Әтнә юлында юл транспорт иминлеге дәүләт инспекторлары белән берлектә кизү вакытында маллар ташыганда ветеринария таләпләре үтәлмәүне ачыклаган – Марий Эл республикасыннан Чувашиягә ташылучы 5 баш эре мөгезле терлеккә тиешле ветеринария белешмәсе булмаган. Гаепле зат административ штрафка тартылган.

Казан территориаль бүлеге инспекторлары Казан шәһәрендә тиешле булмаган урында ветеринария белешмәсе булмаган килеш кош итен сату очрагын кисәткән. Ветеринария кагыйдәләрен үтәмичә сату оештырган зат штрафка тартылган.

Апас территориаль бүлеге инспекторлары Кайбыч районы Олы Кайбыч авылында 35 кг күләмендә ат итеннән эшләнгән продукцияне ветеринария белешмәсе булмаган килеш сату очрагын ачыклаган. Гаепле затка карата административ штраф турында протокол төзелгән.

 

Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Балык Бистәсе районындагы постта юл транспорт иминлеге инспекторлары белән берлектә кизү вакытында 17 берәмлек транспорт чарасын туктатып тикшергән. Тикшерү барышында ветеринария белешмәсе булмаган килеш колбаса эшләнмәләре ташу очрагы ачыкланган.Гаепле затка административ хокук бозу турында проткол төзелгән.

Апас территориаль бүлеге инспекторлары Кайбыч районы Олы Кайбыч авылында ветеринария белешмәсе булмаган килеш казлар сату очрагын кисәткән. Ветеринария кагыйдәләрен үтәмәүче административ штрафка тартылган.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International