ЯҢАЛЫКЛАР


2
ноябрь, 2018 ел
җомга

Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Кузайкино – Нурлат юлында “Камышла” постында кизү вакытында юл патруль хезмәте инспекторлары белән берлектә 15 берәмлек транспорт чарасын тикшергән. Тикшерү барышында майсызландырылган сөтне ветеринария белешмәсе булмаган килеш сату очрагын ачыклаганнар. Гаепле зат административ штрафка тартылган.

 

Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары күзәтүе астында Яңа Чишмә районы ветеринария берләшмәсе белгечләре “Агро-Основа” җәмгыятенә караган хуҗалыкта 1297 баш эре мөгезле терлеккә элек ясалган туберкулин нәтиҗәләрен тикшерделәр.

Республиканың Ютазы һәм Питрәч районнарында ветеринария берләшмәләре җитәкчеләре алышынды. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе приказы нигезендә  Питрәч районы ветеринария берләшмәсенә Ютазы районында җитәкче булып эшләгән Раиль Газизов билгеләнде. Ютазы районы ветеринария берләшмәсен элек Әлмәт территориаль бүлегендә ветеринария инспекторы булып эшләгән Мишурняев Егений Владимирович җитәкләячәк.

Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары Тбән Кама шәһәрендәге бер базар янында ветеринария таләпләрен бозып оештырылган сату урынын фаш иткән. Елга балыгы, сөт һәм сөтчелек продукциясе тиешле ветеринария белешмәсе булмаган килеш сатылган. Ветеринария таләпләрен бозган сатучыга карата административ штраф турында протокол төзелгән.

 

Малларга елга ике тапкыр себер түләмәсе, котыру чиренә каршы вакцина ясала, лейкоз һәм бруцеллез авыруларын ачыклау максатыннан, сыерлардан кан алына.

(Казан, 1 ноябрь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Бүген Теләче районы ветеринарлары, районның баш ветеринария табибы һәм баш эпизоотологы белән бергә, малларга көзге чорда эшләнәсе эпизоотик чараларны башкарды. Түбән Саурыш һәм Олы Мишә авылларында узган чараларда “Татар-информ” хәбәрчесе дә катнашты.

Теләче районында көзге эпизоотик чаралар август аенда башлана. Район буенча язгы-көзге эпизоотик эшләрне башкару өчен өч бригада каралган.

“График буенча отряд эшлисе көннәрдә авылда көтү чыкмый, аркандагы маллар да өйгә кайта. Бригада кайсы авылга нинди көнне киләсен алдан план итеп төзибез дә аны авыл җирлеге башлыкларына җибәрәбез. Халык бу көнне белеп, көтеп тора”, - диде районның баш мал табибы Ирек Нуруллин. 

Районның баш эпизоотологы Азат Гаялиев сүзләренчә, әлеге профилактика эшләрен кирәксенмәүчеләр юк.

“Каршы килүчеләр элегрәк булгалады, әмма хәзер бу эшнең кирәклеген белеп алдылар, - диде ул.

  • Теләче районы шәхси хуҗалыкларында 5227 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Шуның 2341е – савым сыерлары. Шәхси секторларда шулай ук 4441 сарык асрала.

Бүген мал табиблары шәхси хуҗалыкларда асралучы сыерларга катнаш төрдәге себер түләмәсе – эмкар чиренә, сарыкларга - себер түләмәсе, эт-песиләргә котыру чиренә каршы вакцина ясалды.

“Вакциналар махсус термосумкада йөртелә. Вакциналар бозылмасын өчен, аңа суык элемент салына. Вакциналар +2...6 градуста сакланырга тиеш. Сарыкларга без тере себер түләмәсе вакцинасы ясыйбыз. Ул физэремә белән эшләнә. Ясаган вакцина ярты көндә кулланылырга тиеш”, - диде баш мал табибы.

  • Малларга вакцина - буазлыгының соңгы аенда, яңа бозаулаган (бәтиләгән) булса һәм өч айга кадәр яшь терлекләргә ясалмый.

Теләче районында лейкоз һәм бруцеллез авыруын ачыклау өчен кан анализы алу этабы инде үткән.

“Сыерлардан кан алу өчен, мал хуҗасы белән килешү төзелә. Бер баш сыерның канын лейкозга тикшерү 500 сумны тәшкил итә. Шуның 300 сумы көзен һәр хуҗага кире кайтарыла. Малларга прививкалар ясау, канны бруцеллезга тикшерү - бушлай хезмәт”, - диде районның баш эпизоотологы.

Түбән Саурыш авылында яшәүче Васил Вәлиев 5 баш савым сыеры, 4 кечкенә һәм зур бозау, 30 баш сарык асрый.

“Мондый профилактика чаралары һәрвакыт кирәк. Маллар басуга чыккач та төрле чирләр ияртеп кайтырга мөмкин. Мал табиблары вакцинаны да даими ясыйлар, канны да үз вакытында алалар”, - диде ул.

Олы Мишә авылында 24 баш савым сыеры асраучы “Гыйниятуллина А. С” крестьян-фермер хуҗалыгы да ветериналарны көтеп ала. “2011 елда гаилә фермасы булып оешканнан бирле, елга ике тапкыр, мал табиблары эпизоотиягә каршы чараларны ясап килә”, - диде гаилә башлыгы.

Теләче районында көзге эпизоотик чаралар август-октябрь айларында башкарыла. Бүген райондагы барлык малларга эпизоотик профилактика чаралары ясау төгәлләнде.

  • ТР Министрлар Кабинеты карамагындагы Баш ветеринария идарәсенең эпизоотиягә каршы эшләр бүлеге башлыгы Александр Козлов “Татар-информ” хәбәрчесенә әйтүенчә, быел республика буенча 3 млн доза вакцина таратылган.

Сумнарга күчергәндә, себер түләмәсе вакцинасына – 1 млн, котыру чиренә каршы – 400 мең сум, эмкар авыруын кисәтү өчен – 300 мең сум, туберкулинны ачыклауга – 650 мең сум акча бүленгән. Моннан тыш, кыргый хайваннар өчен 700 мең доза алдавычлар таратылган.

 

 


1
ноябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Казан территориаль бүлеге инспекторлары “Малиновка” постында Әтнә районыннан Чувашия республикасына 6 баш эре мөгезле терлек ташыганда ветеринария таләпләре үтәлмәүне ачыклаган – малларга тиешле ветеринария белешмәсе булмаган. Гаепле зат административ штраф түләргә тиеш була.


31
октябрь, 2018 ел
чәршәмбе

Казан территориаль бүлеге инспекторлары “Малиновка” постында кизү вакытында маллар ташыганнан соң тиешенчә дезинфекция үтмәгән машинаны туктатып тикшергән. Ветеринария кагыйдәләрен бозучы административ штраф түләргә тиеш була.

Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары “Саескан тавы” постында 25 берәмлек  транспорт чарасы тикшерелгән. Тикшерү вакытында ике тапкыр терлекчелек продукциясен ветеринария белешмәсе булмаган килеш ташу очрагын ачыклаганнар. Гаепле затлар административ штрафка тартылган.


30
октябрь, 2018 ел
сишәмбе

29 нчы октябрь көнне Яр Чаллы территориаль бүлеге инспекторлары Әгерҗе шәһәрендә колбаса эшләнмәләре һәм терлекчелек продукциясен ташыганда ветеринария кагыйдәләрен бозу очрагын ачыклаган. Продукция ветеринария белешмәсе булмаган килеш ташылган. Гаепле затлар административ штрафка тартылган.

 

22 нче, 29 нчы октябрь көннәрендә Саба районы ветеринария лабораториясендә түбәндәге эшләр башкарылган:

-         10 тапкыр сөт тикшергәннәр;

-         8 тапкыр эре мөгезле терлек патологик материалы тикшерелгән;

-         20 тапкыр дезинфекция сыйфаты тикшерелгән;

-         4 төрле терлек азыгы тикшерелгән;

-         10 тапкыр кетан тәнчекләрен тикшергәннәр;

-         30 тапкыр канга билхимия анализы эшләнгән;

-         1893 тапкыр лейкозга кан тикшергәннәр, бруөеллезга 1893 тикшерү үткәрелгән;

-         Паразитология бүлегендә капрологиягә 150 тикшерү үүткәрелгән.

Ветеринария-санитария экспертизасы лабораториясендә 148 түшкә эре мөгезле терлек итен тикшергәннәр, 75 түшкә кош итен, 10 тапкыр сөт һәм сөтчелек продуктларын тикшергәннәр.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International