Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Балык Бистәсе районындагы постта юл транспорт иминлеге инспекторлары белән берлектә кизү вакытында 17 берәмлек транспорт чарасын туктатып тикшергән. Тикшерү барышында ветеринария белешмәсе булмаган килеш колбаса эшләнмәләре ташу очрагы ачыкланган.Гаепле затка административ хокук бозу турында проткол төзелгән.