Саба территориаль бүлеге инспекторлары Әтнә юлында юл транспорт иминлеге дәүләт инспекторлары белән берлектә кизү вакытында маллар ташыганда ветеринария таләпләре үтәлмәүне ачыклаган – Марий Эл республикасыннан Чувашиягә ташылучы 5 баш эре мөгезле терлеккә тиешле ветеринария белешмәсе булмаган. Гаепле зат административ штрафка тартылган.