Алексеевск территориаль бүлеге инпсекторлары Әлки районы Базарлы Матак авылында үткәрелгән махсус рейд вакытында ветеринария кагыйдәләрен тупас бозу очрагын ачыклаган – терлекчелек продукциясен сату тиешле таләпләрне үтәмичә оештырылган. Сатучылар административ штраф түләргә тиеш була.
Апас территориаль бүлеге инспекторлары Кайбыч районы Олы Кайбыч авылы территориясендә маллар сатканда ветеринария таләпләре үтәлмәүне ачыклаган – сатылучы малларга тиешле ветеринария белешмәсе булмаган. Гаепле затлар административ штрафка тартылган, сату туктатылган.
Казан территориаль бүлеге инспекторлары “Малиновка” постында кизү вакытында тавык йомыркасы һәм колбаса эшләнмәләрен ветеринария белешмәсе булмаган килеш ташу очрагын ачыклаган. Гаепле зат админитсратив штрафка тартыла.
26 нчы октябрь көнне Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары Түбән Кама шәһәрендә бер базар янында елга балыгын, сөтне сатканда ветеринария таләпләре үтәлмәүне ачыклаган – сатылучы товарга тиешле ветеринария белешмәсе булмаган. Гаепле сатучы административ штраф түләргә тиеш була.
Саба районы ветеринария берләшмәсе белгечләре “Саба” җәмгыятендәге 609 баш эре мөгезле терлеккә элек кертелгән туберкулин нәтиҗәләрен тикшерделәр. Тикшерү нәтиҗәсендә реакция бирүче маллар күзәтелмәгән. Соңыннан бу малларга себер түләмәсенә һәм башка авыруларга каршы вакөина ясалды.
Казан территориаль бүлеге инспекторлары “Малиновка” постында Чувашия республикасына ташылучы малларга ветеринария белешмәсе булмау фактын ачыклаган. Гаепле затлар административ җаваплылыкка тартыла.
Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Алексееевск районы ветеринария берләшмәсе белгечләре белән берлектә Алексеевск районындагы “Левашово” компллексында 369 баш эре мөгезле терлеккә элек кертелгән туберкулин нәтиҗәләрен тикшерделәр.
Чүпрәле районы ветеринария берләшмәсе белгечләре аучылар белән берлектә хайваннарда котыру авыруын профилактикалау эшләре белән мәшгул: махсус вакциналар урман буйларында, иясез этлэр җыела торган урыннарга таратыла. Мондый ук эшләр Саба муниципаль районында да ветеринария белгечләре тарафыннан башкарыла.
Арча районы ветеринария берләшмәсе белгечләре бу көннәрдә кыргый хайваннарда котыру авыруын булдырмау чараларын башкара – урман буйларында, төлкеләр һәм иясез этләр еш була торган урыннарда «Рабивак-О/333» вакцинасын тараталар. Районга барлыгы 18000 доза вакөина бирелгән. Хәзер аның 4000 таратылган инде. Котыру авыруын профилактикалау эшләрен 9 нчы ноябрьгә кадәр тәмамлау планлаштырылган.