Азнакай РДВБ хезмәткәрләре интернат-йортта булдылар

2019 елның 10 декабре, сишәмбе

Халыкара инвалидлар көне безнең илдә дә халыкара җәмәгатьчелек тарафыннан билгеләп үтелә. Азнакай ветеринария берләшмәсе хезмәткәрләре дә бу чарадан читтә калмады. ⠀

6 декабрь көнне РДВО хезмәткәрләре икенче тапкыр Актүбә ш.т. б. интернат-йортында булдылар. Хезмәткәрләр тарафыннан җыелган акча хисабына тәм-томнар һәм җиләк-җимеш сатып алынган, җыелган әйберләр интернатка тапшырылган.

Шулай ук РДВО хезмәткәрләре үз пенсионер-инвалидларын котладылар һәм аларга акчалата бүләкләр тапшырылды.

Чыганак: Азнакай РДВБ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International