2019 елның 6 декабрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең Казан территориаль бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан «Мәскәү-Уфа» М-7 автоюлының 777 нче чакрымында Чуашстан Республикасыннан Казан шәһәренә ярымфабрикатлар белән сатырга килүче автомобильдә билегеләнгән температура режимын үтәргә һәм теркәргә мөмкинлек бирүче чаралар белән җиһазландырылмаган факты ачыкланды.
Закон бозучы РФ КоАП 14.43 ст.1 өлешендә каралган административ хокук бозу өчен административ җаваплылыкка тартылды.