Узган атна дәвамында Түбән Кама районының барлык авыл җирлекләрендә муниципаль һәм дәүләт хезмәткәрләре катнашында гражданнар җыены узды

2019 елның 9 декабре, дүшәмбе

Узган атна дәвамында Түбән Кама районының барлык авыл җирлекләрендә муниципаль һәм дәүләт хезмәткәрләре катнашында гражданнар җыены узды.

Дәүләт ветеринария инспекциясенең Түбән Кама бүлеге дә күчмә җыелышларда актив катнашты. Авыл халкы өчен Татарстан Республикасында һәм тулаем Россия Федерациясендә эпизоотик хәл турында мәгълүмат җиткерелде. Гражданнарның шәхси хуҗалыкларында йорт терлекләрен һәм кош-кортны тоту буенча күрсәтмәләр бирелде. Аеруча куркыныч авырулар, районда йогышлы чирләрне ничек булдырмаска дигән темалар да күтәрелде. Эре мөгезле терлекләрдә лейкоз, африка чумасы, кош гриппы, нодуляр дерматит һәм котыру авыруын профилактикалау буенча белешмәлекләр таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International