«Из одного металла льют медаль за бой, медаль за труд…» дигән танылган цитата Алексей Недогонов поэмасыннан Тәтеш районының Пролей Каша авылыннан 96 яшьлек сугыш ветераны Михаил Якушкин белән очрашуда искә төште. Бу кеше ничек батыр сугышкан, шулай эшләгән дә. Шулай итеп, Бөек Ватан сугышы фронтларыннан соң ул тагын бер «фронт» ка – ветеринариягә күчә.
Яшел Үзән ветеринария берләшмәсе коллективы атказанган ветеринария табибы Заһидуллин Мәхмүт Хәбир улын туган көне белән котлады.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында «Органик авыл хуҗалыгын үстерү» темасына киңәшмә узды. Киңәшмә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә узды.
Минзәлә ветеринария берләшмәсе коллективы атказанган ветеринария табибы Сабирҗанов Габбас Сабирҗан улын туган көне белән чын күңелдән тәбрик итә. Нык сәламәтлек һәм иминлек тели! Сезнең югары һөнәри осталыгыгыз, сизгерлегегез, кайгыртучанлыгыгыз сез тануны көткән кешеләр тарафыннан һәрвакыт югары бәяләнсен. Кылган изге гамәлләрегез икеләтә әйләнеп кайтыр.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының эш комиссиясе составында Теләче районында булды
Татарстан Республикасында эпизоотик хәл уңай. 2019 елның узган чорында бер генә авыру да теркәлмәгән. Әмма Россия Федерациясендә кискен эпизоотик вәзгыять безгә йомшарырга хокук бирми. Татарстан Республикасы Ветеринария хезмәте бер урында гына тормый, без төбәкнең эпизоотик иминлеген тәэмин итү өчен яңа проектларны гамәлгә ашырабыз. 2020 елдан биологик калдыкларны утильләштерү буенча проектны тормышка ашыру башлана, ул Татарстан Республикасының 19 районында тормышка ашырылачак.
26 декабрьдә Тукай ветеринария берләшмәсендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсенең Чаллы территориаль дәүләт ветеринария инспекциясе башлыгы Фәнис Мифтахов "Терлекчеләрне беренче ветеринария ярдәме күрсәтү күнекмәләренә өйрәтү" курсларын узу буенча таныклыклар тапшырды.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык — төлек министры Марат Җаббаров һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы-Татарстан Республикасының Баш дәүләт ветеринария инспекторы Алмаз Хисаметдинов Җиләкле бистәсендә яңа ел алды ярминкәсен оештыруны бәяләделәр. Ярминкә мәйданчыкларына барлык ассортиментның җитәрлек күләме китерелгән иде.
27 декабрьдә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсенең Казан территориаль идарәсе инспекторлары тарафыннан Казан шәһәре территориясендә ветеринария документларыннан башка суытылган елга балыгы сату факты ачыкланды. Закон бозучы РФ КоАП 10.8 ст.1 өлешендә каралган административ хокук бозу өчен административ җаваплылыкка тартылды.
Бүген Алексеевск ветеринария берләшмәсендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин "Терлекчеләрне беренче ветеринария ярдәме күрсәтү күнекмәләренә өйрәтү" курсларын узу буенча таныклыклар тапшырды.