ЯҢАЛЫКЛАР


15
гыйнвар, 2018 ел
дүшәмбе

Баш ветеринария идарәсенең Апас бүлеге инспекторлары Кайбыз районында \ре мөгезле терлек бозаулары белән сату иткәндә ветеринария кагыйдәләрен бозуны ачыклый: малларга ветеринар белешмә булырга тиеш. Сату туктатылган, гаепле җәзага тартыла. 

Саба бүлеге ветеринар инспекторлары Биектау районында ветеринария кагыйдәләрен тупас бозу очрагына юлыккан: колбаса ризыкларына ветеринария белешмәсе булырга тиеш. Сату туктатылган, гаепле штраф түләячәк. 

Апас бүлеге ветеринар инспекторлар Югары Ослан районында биологик калдыкларны утилләштерү кагыйдәләрен бозу очрагы турында килеп ирешкән халык мөрәҗәгатен тикшерергә чыкты. Тикшерү нәтиҗәсеннән күренгәнчә, биологик калдыкларны җыю, юк итү кагыйдәләрен бозу очрагы теркәлгән. Гаепле затларга карата административ штраф карала. 


13
гыйнвар, 2018 ел
шимбә

Баш ветеринария идарәсенең Әлмәт бүлеге инспекторлары тиешле булмаган урында ветеринар белешмәсез сыер ите сату очрагына юлыккан. Нәтиҗәдә гаепле кешегә карата протокол тутырылган. 

Яр Чаллы бүлеге ветеринар инспекторлары Яр Чаллы шәһәрендә күркә һәм кош ите сату вакытында ветеринария кагыйдәләрен бозу очрагын кисәткән: ризыкка ветеринария белешмәсе юк. Гаеплегә карата административ җавплылык каралган. 

Баш ветеринария идарәсенең Әлмәт бүлеге инспекторлары ветеринария кагыйдәләрен бозып колбаса эшләнмәләре белән сәүдә итү очрагына юлыккан: товарның ветеринария белешмәсе юк. Сәүдә туктатылган, гаеплегә штраф түләргә туры киләчәк. 


12
гыйнвар, 2018 ел
җомга

Сарман районы ветеринария берләшмәсе узган 2017 нче елга нәтиҗәләр ясады. Ветеринария белгечләре яңа 2018 нче елга эш планнары билгеләде. 

Татарстанның Баш ветеринария идарәсе Волгоград өлкәсендә дуңгызларда африка чумасы вирусы табылуы турында хәбәр итә. Үлгән кыргый кабан дуңгызлары метен тикшергәндә африка чумасы вирусы табыла. Хәзер Волгоград өлкәсендә ветеринария белгечләре авыруны таратмас өчен эшләр һәм профилактика чаралары үткәрә. 


11
гыйнвар, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Кукмара районында район башлыклары өчен семинар узды. Җитәкчеләр ике көн дәвамында сөтчелекне арттыру алымнарына өйрәнәләр. Семинарның практик өлеше "Вахитов" исемендәге комплекста узды. Авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов җитәкчелегендәге делегация комплекс буйлап экскурсия үтте. 

Ульян өлкәсе Чердаклинск районы ветеринар табиблары Спасс районында тәҗрибә уртаклашу максатыннан килде. Коллегаларны Меркурий электрон системасына күчүдәге кыенлыклар борчый. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International