Татарстанның Баш ветеринария идарәсе Волгоград өлкәсендә дуңгызларда африка чумасы вирусы табылуы турында хәбәр итә. Үлгән кыргый кабан дуңгызлары метен тикшергәндә африка чумасы вирусы табыла. Хәзер Волгоград өлкәсендә ветеринария белгечләре авыруны таратмас өчен эшләр һәм профилактика чаралары үткәрә.