Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Чистай районы Кызыл Яр авылы территориясендә тиешле булмаган урында елга балыгы белән сату итү урыннарын ачыклау буенча рейд үткәрде. Рейд вакытында ветеринария кагыйдәләрен бозу очрагы теркәлмәгән.
10 гыйнвар көнне Баш ветеринария идарәсенең Яр Чаллы территориаль бүлеге инспекторлары Әгерҗе районы Крынды авылы территориясендә эре мөгезле терлек ташыганнан соң транспорт чарасына дезинфекция үткәрелмәүне ачыклый. Бу – ветеринария кагыйдәләрен тупас бозу очрагы. Гаеплегә карата административ штраф каралган.
10 нчы гыйнвар көнне Баш ветеринария идаәрсенең Казан территориаль бүлеге инспекторлары елга балыгын сату вакытында ветеринария казыйдәләрен үтәмәү очрагына юлыга – ветеринар белешмә алынмаган. Гаепле административ җаваплылыкка тартылган.
Авыл хуҗалыгы министрлыгында район җитәкчеләре өчен укытулар башланды. Анда сөтчелек продукцяисен арттыру алымнары турында сүз бара. Ике көн дәвамында җитәкчеләргә теоретик һәм практик белем бирәчәкләр. Семинар эшендә Баш ветеринария идарәсе начальнигы Алмаз Хисамутдинов доклад белән чыгыш ясады. Кукмара районында район башлыкларына товар-сөтчелек фермаларының нинди дәрәҗәдә булырга тиешлеген күрсәттеләр.
Белгород өлкәсендә кыргый кабан дуңгызлары мәетендә африка чумасы вирусы табылган. Хәзер бу территориядә ветеринария белгечләре вирусны таратмау һәм профилактика эшләре алып бара.
7 нче гыйнвар көнне Баш ветеринария идарәсенең Апас территориаль бүлеге инспекторлары Чүпрәле райны Иске Чүпрәле авылы территориясендә ветеринария кагыйдәләрен бозу очрагына юлыга: эре мөгезле терлек бозаулары ветеринар белешмәсез сатыла. Сәүдә туктатыла, гаеплегә штраф салына.
7 нче гыйнвар көнне Баш ветеринария идарәсенең Апас территориаль бүлеге инспекторлары Буа шәһәре территориясендә ветеринария кагыйдәләрен тупас бозу очрагына юлыккан: эре мөгезле терлек бозауларын сатканда ветеринария белешмәсе ясалмаган. Сәүдә туктатыла, гаеплегә штраф языла.
Баш ветеринария идарәсе Краснодар өлкәсенең Тимаш районы территориясендә дуңгызларда африка чумасы вирусы ачыклануы турында хәбәр итә. Хәзер ул урында авыруны таратмау һәм профилактика чаралары үткәрелә.
Бүген авыл хуҗалыгы министрлыгы каршындагы мәйданда шәһәр халкы һәм кунаклары өчен зур бәйрәм узды. Иң элек дәрәҗәле кунаклар әзерләнгән ярминкәне карап чыктылар. Бәйрәмгә җыелганнарны министрның беренче урынбасары Николай Титов сәламләде. Бәйрәм кунаклары төрле күңелле ярышларда катнашты, республика җитештерүчеләре әзерләгән азык-төлектән авыз итте, Чараның иң кызыклы өлеше лотерея уены булгандыр - төп приз - бозауны укытучы Гөлназ Хәйруллина отты.
1 нче һәм 3 нче гыйнвар көннәрендә Баш ветеринария идарәсенең Казан территориаль бүлеге инспекторлары "Малиновка" постында кизү торды. Тикшерү вакытында ветеринария кагыйдәләрен бозу очрагы теркәлмәгән.